“Данлыйбыз, зурлыйбыз һәм хөрмәтлибез курку белмәс батыр улларны!”

2016 елның 10 мае, сишәмбе

71 ел элек совет халкының алман фашистларын җиңү залпы яңгыраган. 1945 елның 9 маенда Кызыл Армия бу канкойгыч сугышка нокта куйган. Туган ил иреге өчен Бөек Ватан сугышы фронтларында берничә дистә мең Балык Бистәсе солдатлары да көрәшкән...

9 май көнне иртәннән үк район үзәге һәм авыллардагы һәйкәлләр янында Мактаулы каравыл торды. Район Мәдәният йорты алдындагы мәйдан фронтовиклар фотосурәтләре белән бизәлгән иде. Сугыш чоры җырлары яңгырап торды. “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасы активистлары сугыш ветараннары, тыл эшчеләренә, гомумән, бәйрәмгә килгән һәркемгә георгий тасмалары өләште. Трибуна алдындагы юлда район үзәге оешмалары вәкилләре, парадта катнашучылар, взводлардан тере коридор тезелгән иде. Иртәнге сәгать 10да Балык Бистәсе халкы сугыштан әйләнеп кайтмаганнарны хөрмәтләп искә алырга, сугыш ветераннарын һәм тыл эшчеләрен котларга җыелды.

“Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясенә әйдәп, район халкына мөрәҗәгать иттеләр: “Бу Бөек көндә – 9 майда мәңгегә киткән солдатлар безнең белән бергә булсын! Һәр өйгә, һәр гаиләгә бабаларыбыз кире кайтсын!”.

Бәйрәмне Россия Федерациясе Гимны астында митинг дәвам итте. Матур гадәт буенча тантаналы парад оештырылды. Ә бу Бөек көнне Кама буендагы бәйрәм концерты төгәлләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International