Балтач мәдәният үзәгендә ел саен оештырылучы “Талантлар парады” фестивале узды.
Әлеге чараның максаты – гомум белем бирү дисциплиналарын үзләштерүдә уңышка ирешкән сәләтле балаларны, Бөтенроссия һәм Республикакүләм олимпиадаларның район һәм региональ этапларында җиңгән һәм призлы урын яаулаган мәктәп укучыларын, район, төбәк һәм халыкара бәйгеләр, фәнни-гамәли конференцияләр, күргәзмәләр, фестивальләр, спорт ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү.
Балтач районының сәләтле балаларын Нурия Хашимова сәламләде. ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры шулай ук бүләкләү тантанасында да катнашты.
Чара кысаларында җирле осталарның кул эшләреннән төзелгән күргәзмә дә оештырылган иде. Кичә Балтач районының яшь йолдызчыклары катнашуындагы концерт белән тәмамланды.