Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанда “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырды.
Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән дин әһелләре, журналистлар чакырылган әлеге фәнни-гамәли чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли торган “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан, шулай ук Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең VIII Халыкара икътисади саммиты кысаларында үткәрелде.
Конференциянең “түгәрәк өстәле”ндә танылган дин галимнәре, журналистлар, аналитиклар, дин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белгечләре Россия Федерациясендә тыелган террор оешма ДАИШка мәгълүмати каршы тору ысуллары турында фикер алышты. Сөйләшүдә 100дән артык белгеч, журналист катнашты.
Конференциянең икенче өлеше – пленар утырышта ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мисыр Президентының дини эшләр буенча киңәшчесе Усама Сәйд Әл-Әзһәри, Дәмәшкъ университеты докторы, Левант галимнәре җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Әл-Бутый, ТР МДН рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров һ.б. чыгыш ясады. Утырышта татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” VII форумы делегатлары, Казан мөселман уку йортлары шәкертләре дә катнашты.
Конференция татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барылды, тәрҗемәчеләр җәлеп ителде.
Чара Коръән укудан башланды. Аны Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин укыды. Пленар утырышны ТР МДН рәисе урынбасары, РИУ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды.
ТР МДН матбугат хезмәте