Татарстанда Сабантуй сезоны башланды

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта республика Сабан туе узды. Бәйрәмне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы президенты, Төркиянең Истанбул шәһәре мэры Кадыйр Топбаш һәм әлеге оешма вәкилләре, РФ элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, "Россия-ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме делегациясе тамаша кылды. Бәйрәмдә, шулай ук, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Мәскәү, Хабаровск крае, Кырымнан килгән кунаклар һәм башка рәсми затлар катнашты.  

Капка төбендә милли киемле гүзәл затлар шәрәфле кунакларны икмәк, тоз һәм татар халкының милли сые чәкчәк белән каршы алды. Мәйданга керү юлында Татарстанның 11 муниципаль районы – Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче һәм Балык Бистәсе районнары – матур гадәт буенча, республика территориясендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдыруны максат итеп куйган җирле утар күренешләрен тәкъдим итте. Һәр район утарында кунаклар милли бәйгеләрдә катнашты, һөнәрчеләр җитештергән кул эшләнмәләре күргәзмәләре белән танышты.  

Сабан туе мәйданда милли бәйрәм тарихи-театральләштерелгән пролог белән тантаналы рәвештә ачылды. Мәмәт хан турында риваять, Габдулла Тукайның "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләре сәхнәләштерелгән күренешләр белән озатылды.  

Рөстәм Миңнеханов казанлыларны, башкала кунакларын, бәйрәм белән тәбрикләде. "Барыгызны да иң яраткан бәйрәмебез белән котлыйм, исәнлек-саулык телим. Казанлыларга тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә", - дип мөрәҗәгать итте Президент һәм казанлыларга республика үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәтен әйтте. Бүген ул Сабан туеның Россиянең 57 төбәгендә, дөньяның 27 илендә үткәрелүен билгеләп үтте. "Бу бәйрәм татарныкы гына түгел, - ул барыбызны берләштерүче Сабан туе",  - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәсми чыгышлардан соң, Сабан туе концерт программасы белән дәвам итте. Мәйданда Сабан туеның колгага менү, авыш багана өстеннән узу, чүлмәк вату, капчык сугышы, катыктан акча эзләү һәм башка мавыктыргыч уеннары уздырылды.

 

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International