Татарстанда "Каравон" Бөтенроссия рус фольклор фестивале узды

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында "Каравон" XXIV Бөтенроссия рус фольклор фестивале узды.

Фестивальнең мәртәбәле кунаклары арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТРның Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов, Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова бар иде.

"Каравон" традицион ярминкәдән башланды. Осталар үз продукцияләрен: тире, агач һәм күннән ясалган эшләнмәләр, бизәнү әйберләре, уенчыклар һәм башкаларны тәкъдим итте.

Төп сәхнәдә бәйрәм тантаналы ачылды һәм "Никольский праздник Каравон!" театральләштерелгән пролог булды, анда бәйрәмнең тарихы һәм әһәмияте бәян ителде. Аннары сәхнә алдындагы мәйданчыкка тамашачыларны сәламләр өчен фольклор коллективлары чыкты. Быел чарада 150дән артык коллектив катнашты.

"Менә инде 24нче тапкыр тарихыбызны хөрмәтләп искә алу өчен җыелабыз. Бу көнне без өлкән буынга гореф-гадәтләр, традицияләрне саклап калган өчен рәхмәт әйтәбез, ә яшь буынга әлеге традицияләрне кадерләп саклаган өчен рәхмәт белдерәбез. "Каравон" гади авыл бәйрәменнән зур күләмле чарага әверелде, аның турында республикабызда гына түген, бөтен ил буенча беләләр", - диде район башлыгы.

"Елдан-ел рус биюләре, җырлары, әйлән-бәйләннәре бәйрәме күркәмләнә бара, катнаучы кешеләр саны арта. Бу юлы безнең бәйрәмдә Кырымнан килгән мәртәбәле кунаклар катнаша", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Аннары ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде.

Алга таба Дәүләт Советы Рәисе кайбер кешеләргә мактаулы исемнәр бирелү турында игълан итте һәм Татарстан Президентының берничә Рәхмәт сүзен тапшырды. Никольское авылы Мәдәният йортына 3 млн сумга сертификат бирелде. Тагын берничә иҗади коллектив 300 мең сумга сертификатлар алды.

"Кичә һәм бүген бөтен республика буенча Сабан туе уза, ул халыкара, милләтара бәйрәмгә әверелде. Ә бүген без халыкның православие өлешенә кагылган бәйрәмне билгеләп үтәбез, аңа да төрле милләт вәкилләре килгән. Милләтләр дуслыгы, олы бәхет һәм республикабызның киләчәккә ышаныч дәлиле шул түгелме!" - дип ассызыклады Мөхәммәтшин. 

"Мин еш кына түбәндәге мисалны китерәм: сырхауханәдә кан кирәк вакытта беркайчан да, татар каны яки рус каны, яки чуаш каны кирәк, димиләр. Без барыбыз да бер йортта яшибез, фатирларыбыз гына төрле. Безнең дуслык нык, туганнарча, чын. Без моның белән горурланабыз. Без бик күп илләрдә булдык, әмма мондый дуслык бер җирдә дә юк", - дигән фикер белдерде үз чиратында Камил хәзрәт Сәмигуллин.

"Без традицияне генә түгел, безнең әби-бабаларыбызның динен дә саклыйбыз. Бер мәдәният белгече әйткәнчә, бөтен мәдәният чиркәүдән чыга. Бүген бәйрәмне чикәү янәшәсендә билгеләп үтүебез очраклы түгел, чөнки традиция диннән башка тулы була алмый. Дин һәм традицияләр аерылгысыз. Үз ата-бабаларыбызның динен саклый алган халык - бөек, җиңелмәс. Без барыбыз да зур йорт - Россиядә яшибез. Без телебез, мәдәниятебез, динебез буенча төрле, әмма без бердәм дәүләтттә бердәм халык", - дип ассызыклады митрополит Феофан.

Рәсми өлештән соң бәйрәм фольклор коллективлары һәм сәләтле башкаручыларның гаҗәеп концерты белән дәвам итте. Фестивальнең махсус кунаклары "Играй, гармонь" телепроекты һәм Анастасия Заволокина булды. Бәйрәмдә авыл утары, рус йорты, осталар шәһәрчеге дә тәкъдим ителгән иде.

 

"Татар-информ" МА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International