«Созвездие-Йолдызлык-2016» фестивале лауреатларына дәүләт стипендияләре тапшырылды

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Созвездие-Йолдызлык-2016» XVI республика ачык телевизион эстрада сәнгатенең яшьләр фестивалендә беренче урынны алучыларга махсус дәүләт стипендияләре тапшыру тантанасы узды.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков фестивальнең «Вокаль ансамбльләр», «Вокал-соло», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә катнашкан төрле яшьтәге төркемнән 36 баланы бүләкләде.

Искәртеп үтик: фестиваль номинацияләрендә беренче урынны алган «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучыларга, 2006 елдан башлап, ТР Президенты Указы белән махсус дәүләт стипендияләре гамәлгә куелган.

“Стипендияләрне Халыкара балаларны яклау көнендә тапшыру символик булып тора. 16 ел буе сезнең иҗатыгыз һәм тырышлыгыгыз белән бу конкурс безнең республиканы бизи. Бу елларда 900 меңнән артык сәләтле бала һәм яшьләр фестивальдә катнашты”, - диде чарада катнашучыларга мөрәҗәгать иткән ТР Хөкүмәте җитәкчесе.

Илдар Халиков ассызыклаганча, бу фестиваль Татарстанда гына түгел, Россиядә, бөтен дөньяда танылды. “Бу республиканың башка эре компанияләре белән бергә Татарстан бренды булды, - диде ул. Быелдан башлап, фестивальнең ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясында узуы куандыра”.

“Конкурс злегә башка өлкәләр ирешә алмаган нәтиҗәне күрсәтә алды. Бу конкурста кечкенә авыллардан һәм зур шәһәрләрдән балалар катнашуы мөһим. Фантастик көндәшлек бара. Мөгаен, авыл хуҗалыгында гына уңыш һәм җитештерү өчен шулай тырышалардыр”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.

И.Халиков сүзләренчә, Россиядә күп санлы иҗади конкурслар узуга карамастан, «Созвездие-Йолдызлык» талантларны ешрак ача. “Киләчәктә дә шулай булачагына ышанам. Әмма иң мөһиме, бүген малайлар һәм кызлар үзләрен күрсәтә, хезмәткә өйрәнә ала, чөнки көндәлек хезмәттән башка җиңүче булып булмый. Бу тәҗрибәгез киләчәктә сезгә ярдәм итәчәк”, - диде ул фестивальдә катнашучыларга.

Сәламләү чыгышы азагында Илдар Халиков Татарстан Президенты исеменнән оештыручыларга, педагогларга, ата-аналарга һәм балаларга «Созвездие-Йолдызлык» кебек зур, ачык һәм матур вакыйга өчен рәхмәт белдерде.

Быел «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучыларның гомуми саны 67 мең кеше тәшкил иткән, аларның 22 меңе - балалар һәм яшьләр 29 февральдән 31 мартка кадәр Татарстанның дистәләгән шәһәрләрендә һәм районнарында республика зона турларында катнашкан. 11-14 апрельдә Казанда узган суперфиналда һәм 15 апрельдә гала-концертта ТРның 43 шәһәреннән һәм торак пунктыннан 4,6 мең кеше катнашкан.


"Татар-Информ" МА

Фото: Михаил Фролов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International