Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесендә Актаныш районы кызы "Татар-информ" һәм "Интертат" журналисты Энҗе Габдуллина гран-при иясе булды
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Казан театр училищесының 100 еллыгына багышланган юбилей кичәсе үтте. Җылы һәм дустанә атмосферада КТУ уку йортын республика, шәһәр, театрлар җитәкчелеге, училищены тәмамлаучылар һәм студентлар котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Бүген Казанда «СССРда ислам һәм мөселманнар» бөтенроссия конференциясе узды. Чара Корстон кунакханәсенең «Пушкин» залында үтте.
Әлфия Авзаловага багышланган китап рус телендә дөнья күрде. 18 ноябрьдә әлеге китап Милли китапханәдә тамашачыга тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче яшьләр иҗатының «Наше время-Безнең заман» Х еллык ачык республика телевизион фестиваленең гала-концертында булды. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Казанда Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары укытучылары форумы үз эшен дәвам итә. «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында аның пленар утырышы узды.
2022 елның 18 октябрендә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Көмеш Коръән» күргәзмәсе ачылды. Анда 999 проба көмештән эшләнгән һәм 162 биттән торган VIII гасыр кулъязмасының төгәл күчермәсе китерелгән.
Өч команда - «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «СИБУР. Казаноргсинтез» һәм «Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - «Туполев» филиалы «Безнең заман - Наше время» эшче яшьләрнең юбилей X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зональ этабы йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында беренче урынны яуладылар.
Казанда “Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләрнең 10-нчы ачык республика телевизион иҗат фестиваленең өченче сайлап алу этабы узачак
7 һәм 8 октябрьдә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында эшче яшьләрнең «Безнең заман - Наше время» X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең икенче зональ этабы узачак.