«Безнең заман - Наше время» X республика телевизион иҗат фестивале суперфиналында катнашучылар билгеләнде

2022 елның 16 октябре, якшәмбе

Өч команда - «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «СИБУР. Казаноргсинтез» һәм «Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - «Туполев» филиалы «Безнең заман - Наше время» эшче яшьләрнең юбилей X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зональ этабы йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында беренче урынны яуладылар.

Финалга сайлап алу 14-15 октябрь Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узды.

Гран-при өчен бары тик республика предприятиеләре, учреждениеләре, оешмаларының командалары көрәшә ала. Суперфиналда һәм Казан этабы нәтиҗәләре буенча төп приз өчен көрәшне беренче урынны алган «С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - «Туполев» филиалы», «СИБУР. Казаноргсинтез» һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» командалары дәвам итә. Шулай ук икенче урынны «Татэнергосбыт» АҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «ТНВ яшьләр канаты - ТЯГ (Чүпрәле районы) һәм «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП командалары катнаша. Һәм өченче позицияне алган «Таттелеком» ГАҖ һәм «АПАС-МОЛ» ҖЧҖ чыгыш ясый.

Йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча суперфиналда катнашучыларның исемлеге югарыда билгеләнде, ул Казанда 4-5 ноябрьдә узачак. Юбилей сезонының төп вакыйгасы - быелгы фестивальнең гала-концерты - 7 ноябрь «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International