XX “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Азнакайдан старт алды

2020 елның 28 феврале, җомга

Анда Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы районнарыннан яшь башкаручылар 3 көн дәвамында конферанс, хореография, вокал-соло, вокаль ансамбльләр номинацияләрендә төрле яшь категорияләре буенча сәләтләрен сынаячаклар.

Фестивальдә катнашучыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршында мәдәниятны үстерүгә булышлык фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина сәламләделәр.

Фестиваль турыдан-туры он-лайн трансляцияләнде.

Беренче көнне Азнакай районыннан гына да 100 дән артык бала сәхнә тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International