Апаста данлыклы шәхес Тәүфикъ Әйдине искә алдылар

2021 елның 28 мае, җомга

Бүген Апас районы төбәкчелек музеенда язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Тәүфикъ Әйдигә багышланган күргәзмә ачылды. Быел әдипкә 80 яшь тулган булыр иде. Бакыйлыкка күчкәненә 20 ел вакыт узса да, язучының шәхесенә, күпкырлы иҗатына игътибар һәм хөрмәт арта бара.

Шәхескә багышланган чарада Татарстан Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты. Ул Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән сәламләү сүзен җиткерде һәм Тәүфикъ Әйдине «Казан утлары» журналының илчесе булуын билгеләп үтте.

«Татар телен яратты, милләтебез өчен янып яши торган шәхес иде», – диде ул үз чыгышында.

Шулай ук мәдәният сараенда Тәүфикъ Әйдигә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Юбилее уңаеннан анда иҗатташ дуслары, якташлары, туганнары, авылдашлары аны искә алырга дип җыелды. Иҗатчы балаларга аның исемендәге премияләр тапшырылды.

«Әтинең мирасы – биш меңгә якын китап. Шуның яртысы – чит телләрдә язылган. Теләсәм дә, укый алмыйм. Татар, рус, инглиз телләрдә язылганнарын сөреп чыктым дисәң дә була. Тәүфикъ Әйди кебек кешеләрне барларга өйрәнсәк, шәхес итеп танырга өйрәнсәк, шул чакта гына халкыбыз бөек булачак», — диде Тәүфикъ Әйдинең улы Айнур Әйделдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International