“Созвездие-Йолдызлык” һәм “Безнең заман” Татарстан буенча зур турга китә

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Быелгы көздә “Созвездие-Йолдызлык” һәм “Наше время-Безнең заман” республика фестивальләре җиңүчеләре һәм лауреатларының беренче тапкыр Татарстан буенча зур гастроль туры башлана. Танылган мәдәни брендларның иҗади туры 4-18 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узачак. Гастрольләр Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Тамашачыларга иң яхшы номерлар күрсәтеләчәк, аларда ике фестивальнең иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылары, шулай ук соңгы елларда Россиянең матди булмаган рухи мирасына әверелгән җирле коллективлар катнашачак. Моннан тыш, иҗади десантка ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе, Казан музыка һәм театр училищесы студентлары һәм аны тәмамлаучылар кушылачак.

«Һәркемнең Казанга, «Пирамида» яки «УНИКС» гала-концертларына килү мөмкинлеге юк, - ди фестиваль хәрәкәтләренең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов. - Бу матди булмаган рухи мирасны мөмкин кадәр күбрәк тамашачы бәяләвен телим. Шуңа күрә без бу юлы иң ерак районнарга, авылларга барып җитәргә булдык: анда яшәүчеләр безнең хәрәкәттә катнашучы якташларының, чын талант ияләре – балалар һәм яшүсмерләрнең уңышлар үз күзләре белән күрәчәк. Әйтик, без беренче тапкыр Ютазы һәм Әгерҗе районнарында чыгыш ясаячакбыз, элек анда “Йолдызлык” та, “Безнең заман” да үз концертларын оештырмаган иде. Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән без Татарстан халкы өчен чын матурлык һәм талант бәйрәмен үткәрә алабыз”.

Концертлар ачык мәйданчыкларда һәм авыл мәдәният йортларында узачак. Тамашаларга керү бушлай. Моннан тыш, турда катнашучылар зур концерт оештыру өчен сәхнә костюмнары, яктылык һәм тавыш җиһазлары алып киләчәк.

“Созвездие-Йолдызлык” һәм “Наше время-Безнең заман” артистлары Әгерҗе районында – 5 сентябрьдә (Вәрклед-Бодья авылы мәдәният йорты), Менделеевск районында – 6 сентябрьдә (Бәзәкә авылы мәдәният йорты), Ютазы районында – 8 сентябрьдә (Байлар һәм Ютазы мәдәният йорты), Азнакайда – 9 сентябрьдә (Тымытык мәдәният йорты), Яшел Үзәндә – 11 сентябрьдә (Олы Яке һәм Әйшә авыллары мәдәният йортлары), Кукмарада – 12 сентябрьдә (Әсән-Елга һәм Вахит авыллары мәдәният йортлары), Балык Бистәсендә – 13 сентябрьдә (Күки һәм Биектау авыллары) Алексеевск районында – 14 сентябрьдә (Алексеевск һәм Көрнәле авыл мәдәният йортлары), Кама Тамагы районында – 16 сентябрьдә (Кама Тамагы һәм Иске Казиле мәдәният йортлары) чыгыш ясаячак. Моннан тыш, зур концертлар Түбән Камада (4 сентябрь), Әлмәттә (10 сентябрь), Чистайда (15 сентябрь) һәм Буада (18 сентябрь) узачак.

“Берьюлы ике фестивальдән торган мондый зур күләмле турның бездә булганы юк иде әле, – дип билгеләп үтә Дмитрий Туманов. – Һәр районда программа төрле. Тамашачылар безнең тату күпмилләтле республикада яшәүче халыкларның төрлелеген күрәчәк. Бу Татарстанның талантлы балалары һәм эшләүче яшьләрен оештырган онытылмаслык бәйрәм булачак”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International