Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан сәнгать эшлеклеләренең гала-концерты белән Мәскәүдә ел саен уздырыла торган Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре тәмамланды.
Бәйрәм чарасында Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.
Гала-концерт башланыр алдыннан чарада катнашучыларны Хөкүмәт һәм башкаланың депутатлар корпусы исеменнән Алексей Шапошников сәламләде. Ул Мәскәү мэрының сәламләү сүзен укыды. "Безнең мегаполисыбызның мәдәни тормышының аерылгысыз өлеше - татар бәйрәме Сабантуй, - дип ассызыклана Сергей Собянин мөрәҗәгатендә. – "Мәскәү-Татарстан күпере" яшьләр форумын уздыру да яхшы традициягә әйләнде. Бүгенге Мәдәният көннәре – безнең җылы мөнәсәбәтләребезнең тагын бер дәлиле, алар киләчәктә дә үсәчәк һәм ныгыячак».
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Сергей Собянин җитәкчелегендәге башкала Хөкүмәтенә Татарстан Республикасының ел саен уздырыла торган Мәдәният көннәрен үткәрүдә ярдәм итүләре, катлаулы вакытта аларны оештыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул Россия башкаласында Татарстан мәдәниятенең мондый бәйрәм форумы инде унберенче тапкыр узганын искә төшерде. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, мондый чаралар уздыру республика халкының бай, күпкырлы мәдәниятен күрсәтеп кенә калмый. Татарстан мәдәнияте көннәре зур ил халыкларының дуслыгын ныгытуга ярдәм итә.
Чара кысаларында шулай ук Мәскәү һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләренең дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Гала-концертта сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры катнашты. Программада Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, заманча композиторлар – Рәшит Кәлимуллин һәм Эльмир Низамовның классик әсәрләре яңгырады.
Сәхнәдә солистлар - Россиянең атказанган артисты һәм Татарстан Республикасының халык артисты Альбина Шаһиморатова, Татарстанның халык артисты Илһам Вәлиев, Татарстанның атказанган артистлары Динә Гарипова, Артур Исламов, Эльмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, Алинә Шәрипҗанова, Башкортостанның атказанган артисты Руслан Сәйфетдинов, Муса Җәлилнең оныкчыгы Елизавета Малышева-Җәлил һәм башкалар чыгыш ясады.
Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре 2011 елдан бирле уза. Алар ел саен август аенда, Татарстан көне алдыннан оештырыла һәм башкаланың иң яхшы залларының берсендә – Мәскәү Халыкара музыка йортында гала-концерт белән тәмамлана.