Казанда Сергей Шойгуның сәнгать эшләре күргәзмәсе ачылды

2021 елның 21 августы, шимбә

Бүген Казан Кремлендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Иҗат – тормыш хакына» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Күргәзмәдә ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да булды.

Күргәзмәдә 100 сәнгать әсәре - 83 картина һәм 17 декоратив агач эшләнмәләре тәкъдим ителгән. Картиналар һәм график рәсемнәр Себер табигатенең матурлыгын һәм Россиянең көнчыгыш өлешендәге авыл төрләренең үзенчәлеген чагылдыра. Эшләр төрле техникаларда язылган: карандаш, тушь, күмер, акварель, май буяулары.

Күргәзмәне оештыручылар билгеләп үткәнчә, экспонатларның бер өлеше киләсе елда аукционда сатылачак, ә җыелган акчалар авыручы балаларга ярдәм итүгә тотылачак.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән эшләрне югары бәяләде. "Мин Сергей Кужугетовичның бик талантлы кеше икәнен белә идем. Элегрәк ул миңа үзенең бер рәсемен бүләк иткән иде. Тик мин аның эш дәрәҗәсе шулкадәр югары дип уйламадым. Ул – уникаль кеше. Үз иленең чын патриоты. Мин аның кече ватанын, Туваны ничек яратуын, Себерне ничек яратуын беләм. Һәм без моны аның картиналарында күрәбез - алар тере», - диде ул.

"Иҗат – тормыш хакына" күргәзмәсе 2021 елның 12 сентябренә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International