Дмитрий Туманов: «Наше время-Безнең заман» фестивале – зур бәхет министрлыгы

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

25 сентябрьгә кадәр BZZM.RU сайтында "Наше время-Безнең заман" IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә.

Быел зона этаплары түбәндәге тәртиптә узачак: 8-9 октябрьдә — Әлмәт, 15-16 октябрьдә — Түбән Кама, 22-23 октябрьдә — Казан, 29-30 октябрьдә — Яшел Үзән. Алга таба зона этапларын уңышлы узган командалар 12-13 ноябрьдә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең концерт залы мәйданчыгында фестиваьнең суперфиналында очрашачак. Шулай ук 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта Гран-при иясен игълан итәчәкләр. Шунда ук җиңүчегә ТР Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырыла. «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булган кеше 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.

Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Бу сезонда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Фестивальне гамәлгә куючылар исемлегенә Татарстан Республикасы Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды да керә.

«Бу фестиваль аркасында һәм яшьләрнең бай рухи дөньясы, чын хезмәте нәтиҗәсендә гаиләләр ныгый бара. Биш-җиде елдан соң мөнәсәбәтләрнең гадәтиләшүе башлана, ә менә сәхнә бу куркынычны баса. Искиткеч матур җырлаучы һәм биюче егет-кызларга караганда, мин аларның дөрес тормыш кыйммәтләре формалашуын аңлыйм. Минемчә, „Наше время — Безнең заман“ фестивале — ул зур бәхет министрлыгы», — дип белдерде фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Фестиваль эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Ул дәүләт дәрәҗәсендәге социаль әһәмиятле проект булып тора һәм коммерция максатларына ия түгел. Фестивальдә катнашу бушлай, катнашучылардан оештыру чыгымнары алынмый.

Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләре, милек формасына карамастан, фестивальдә катнашу өчен, «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты»номинацияләрендә үз номерларын тәкъдим итүче аерым башкаручылар командаларын җибәрә.

"Фестиваль безнең яшьләргә үз талантларын ачарга, алар белән уртаклашырга ярдәм итә. Татарстанның яшьләре бар җирдә дә уңышка ирешә: алар завод һәм предприятиеләрдә кыю эшли, шулай ук сәхнәгә дә чыгып балкый ала. Эшче яшьләр иҗаты фестивале ел саен зурая бара, бу бик куандыра», - дип билгеләп үтте ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

Агымдагы елның 30 августында 13.30 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда «Наше время — Безнең заман» VIII фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең зур бәйрәм концерты була. Эшләүче яшьләр Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан Казан халкы һәм кунаклары өчен иҗади бүләк ясаячак.

Концерт вакытында тамашачыларга дөньяның төрле халыклары биюләре һәм җырлары белән баетылган матур программа тәкъдим ителәчәк. Чара барлык санитар таләпләрне исәпкә алып узачак, дип ассызыклый оештыручылар. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International