Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев легендар татар җырчысы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасында катнашты.
Бүген Казанда «Пирамида» КСКда «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан башкаласында Үзбәкстан Республикасының Генераль консуллыгын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов һәм Казанда Үзбәктсанның Генераль консулы Фриддит Насриев катнаштылар.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәле каршында Пушкинның туган көне уңаеннан традицион шигъри митинг узды. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бүген Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Созвездие - Йолдызлык" республика яшьләр фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләде.
Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» XXVII Бөтенроссия рус фольклоры фестивале ачылды, анда республикадан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 140 тан артык фольклор коллективы һәм рус халык җырлары ансамбльләре җыелды. Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Йолдызлык” яшьләр фетивалендә катнашучыларга алга таба да иҗади уңышлар теләде.
Спас район Мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2019” ХIХ ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында катнашучылар чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО генераль директоры Одре Азуле «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы лауреатларын бүләкләүдә катнаштылар.
Бөгелмәдә ачык республика яшьләр фестиваленең зона туры зур гала-концерт белән тәмамланды. Өч көн дәвамында республиканың алты районыннан – Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы районнарыннан килгән балалар жюри хөкеменә иҗади номерлар тәкъдим иттеләр.