ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 30 августында 13.30 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда «Наше время — Безнең заман» VIII фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең зур бәйрәм концерты була. Эшләүче яшьләр Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан Казан халкы һәм кунаклары өчен иҗади бүләк ясаячак.


21
август, 2021 ел
шимбә

Бүген Казан Кремлендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Иҗат – тормыш хакына» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Күргәзмәдә ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да булды.


20
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышын уздырды. Быел бу чара Актанышта узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан сәнгать эшлеклеләренең гала-концерты белән Мәскәүдә ел саен уздырыла торган Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре тәмамланды.


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

30 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында үткәрелә торган “Наше время-Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары зур концерт белән чыгыш ясаячак.


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Быелгы көздә “Созвездие-Йолдызлык” һәм “Наше время-Безнең заман” республика фестивальләре җиңүчеләре һәм лауреатларының беренче тапкыр Татарстан буенча зур гастроль туры башлана. Танылган мәдәни брендларның иҗади туры 4-18 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узачак. 


4
август, 2021 ел
чәршәмбе

“Наше время – Безнең заман” IX эшче яшьләр фестиваленә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы бирелде. Бу хакта фестиваль дирекциясенә комиссиянең җаваплы сәркатибе, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзедан юлланган рәсми хаттан билгеле булды.

 


3
август, 2021 ел
сишәмбе

Кырым Республикасының Саки шәһәрендә урнашкан “Зәңгәр дулкын” шифаханәсенең балалар сәламәтләндерү лагеренда “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең җәйге иҗади сменасы уза. Бу уңайдан лагерьда фнстивальнең 230 лауреаты һәм җиңүчесе зур бәйрәм концерты куйды.


10
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

12 июньдә Россия көне уңаеннан Казан Кремле территориясендә “Созвездие-Йолдызлык” Татарстан эстрада сәнгате ачык яшьләр телевизион фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең зур концерты узачак.


6
июнь, 2021 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм Александр Сергеевич Пушкинның туган көне белән Рус теле көненә багышланган тантаналы чарада катнашучыларны һәм кунакларны котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International