ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәле каршында Пушкинның туган көне уңаеннан традицион шигъри митинг узды. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды.


1
июнь, 2019 ел
шимбә

Бүген Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Созвездие - Йолдызлык" республика яшьләр фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләде.


26
май, 2019 ел
якшәмбе

Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» XXVII Бөтенроссия рус фольклоры фестивале ачылды, анда республикадан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 140 тан артык фольклор коллективы һәм рус халык җырлары ансамбльләре җыелды. Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Йолдызлык” яшьләр фетивалендә катнашучыларга алга таба да иҗади уңышлар теләде.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Спас район Мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2019” ХIХ ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында катнашучылар чыгыш ясады.


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО генераль директоры Одре Азуле «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы лауреатларын бүләкләүдә катнаштылар.

 


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмәдә ачык республика яшьләр фестиваленең зона туры зур гала-концерт белән тәмамланды. Өч көн дәвамында республиканың алты районыннан – Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы районнарыннан килгән балалар жюри хөкеменә иҗади номерлар тәкъдим иттеләр.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Әлфия Авзалова» китабы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан расланган Бөек җырчы истәлеген мәңгеләштерү программасын тормышка ашыру кысаларында,  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән дөнья күрде. 


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген - бөек рус артисты Василий Иванович Качаловның тууына 144 ел  тулган көнне, Казан рус Зур драма театрында Театр музеен ачу тантанасы булды.


1
февраль, 2019 ел
җомга

"Чикләрсез» - бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының эшчәнлеге шигаре шулай. 

 

Бүген бу хакта «Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында» Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International